«Татарстаным, чәчәк ат»: китап күргәзмәсе (12+)
29
Август 2022
Дүшәмбе
Һәркемнең яраткан кечкенә генә үз почмагы бар, ул туып-үскән җире – урам, авыл, шәһәр, йорт. Бу аның кече Ватаны, менә шундый күпләгән кечкенә почмаклардан тора безнең олы бөек Туган җиребез. 30 август көнне республикабыз дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көнен билгеләп уза. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә, 29 августта 1 нче санлы китапханә «Театраль» паркында «Татарстаным, чәчәк ат» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә табигать байлыкларын һәм республикабызның әйләнә-тирә мохитенең халәтен, икътисадый үсешен, тарих битләрен чагылдыручы китаплар, матур рәсемле альбомнар тәкъдим ителде. Шулай ук үтеп баручылар шәһәребез турында китаплар белән таныша алды. |